Акылы чикле чикне белмәс
Акыл ягыннан зәгыйфьлекләре булган затлар бар арабызда. Авыр җинаятьләрнең зур өлешен шундый тайпылышлары булган кешеләр кыла.
Төзелештә кырылыш
Төзелешләрдә бәла-каза, бигрәк тә гади эшчеләр бәхетсезлеккә дучар булу очраклары булып тора. Алар эшне арзангарак төшереп тизрәк башкарырга ашыгучы хуҗалар һәм вазыйфаи затларның хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмавы, димәк, эшләүчеләр иминлеген кайгыртмавы нәтиҗәсе. Еш кына гаеплеләрне ачыклап җавапка тарту өчен айлар, хәтта еллар кирәк була.
Казанның явыз кызлары
Кеше үтерү кебек авыр җинаять кылучылар арасында хатын-кызлар да бик ишле. Явыз кызлардан зарар күрүчеләрнең зур өлешен аларның ирләре тәшкил итә. Бу гөнаһсыз җаннар гына кыела дигәнне белдерми. Кагыйдә буларак, гаеп атта да, тәртәдә дә була чөнки.
Яңгырашлы үтерешләр
2016 елда Татарстанда 282 кеше үтерү очрагы теркәлгән. Аларның зур күпчелеге кыйнау, пычак белән чәнчү нәтиҗәсе. Әмма хәзерге вакытта сирәк очрый торган ысуллар белән кылынган шаукымлы җинаятьләр дә бар.